16+

Күренекле галимә Фәһимә Хисамова вафат булган

Кичә танылган тел белгече, фән эшлеклесе, галимә Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булган. Бу хакта шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмда хәбәр итте.

Күренекле галимә Фәһимә Хисамова вафат булган

Кичә танылган тел белгече, фән эшлеклесе, галимә Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булган. Бу хакта шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмда хәбәр итте.

“Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!” - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.

Фәһимә Хисамованы бүген, 18 сентябрдә, 10.30 сәгатьтә Казанның Зорге урамындагы 57/29 йорттан соңгы юлга озаталар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading