16+

Крокодиллар музейга тапшырылган

Татарстан таможнясы Казан федераль университетының Эдуард Эверсман исемендәге Зоология музеена кызыл китапка кертелгән өч крокодил сөкәте (чучелосы) тапшырган.

Крокодиллар музейга тапшырылган

Татарстан таможнясы Казан федераль университетының Эдуард Эверсман исемендәге Зоология музеена кызыл китапка кертелгән өч крокодил сөкәте (чучелосы) тапшырган.

Әлеге сирәк очрый торган крокодил сөкәтләрен Россия территориясенә таможня аша законсыз рәвештә алып чыкканда тоткарлаганнар. Кагыйдә нигезендә, тарихи мирас, фәнни мәгънәгә ия берәр нәрсә тоткарланганда, таможня хезмәткәрләре аны өйрәнеп, файдалы мәгълүмат туплый алган оешмага тапшыра. Бу очракта чучелолар Зоология музеена җибәрелгән. Ни дисәң дә, әлеге музей 200 еллык тарихы булган, Идел буенда иң бай, дәрәҗәле оешма булып санала. Музейның таможнядан әле беренче генә тапкыр экспонат кабул итүе. Хайван сөкәтләрен рөхсәтсез алып чыгарга тырышкан туристларга исә җәза каралмаган. Хәзер инде алар бу крокодилларны бары музейда гына күрә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading