16+

Кукмараның "супер әби"енә 100 яшь тула

Бүген Кукмара районы Бререзняк авылында яшәүче Хәтирә апа Сафиуллинада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район хакимиятеннән җитәкчеләр кунак булды.

Кукмараның "супер әби"енә 100 яшь тула

Бүген Кукмара районы Бререзняк авылында яшәүче Хәтирә апа Сафиуллинада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район хакимиятеннән җитәкчеләр кунак булды.

Әбигә иртәгә 6 октябрь көнне 100 яшь тула. Әлеге вакыйга хакында Римма Ратиникова үзенең Инстаграм челтәрендәге битендә фото урнаштырган. Фото астында язылган комментарийларда юбилярны "супер әби" дип тә атаганнар. Римма Ратникова Хәтирә апага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырган. Хәтирә апа исә: "Укы!" дип, Римма Ратниковадан президентның котлавын укыткан да әле.

100 яшендә булса да, Хәтирә әбигә күз тимәсен, үзе йөри, барысын да аңлый. Без шалтыратканда да урамга һава суларга чыгып утырган иде. Сөйләшергә ярата, тормыштан зарланмый үзе, хәтерендә үткәннәрне барлый. Озак яшәвенең сере - кешеләргә ачу сакламау, ярдәмчел, изге күңелле, миһербанлы булуда, ди.

Хәтирә апа турында тулырак язманы "ШК" ның киләсе саннарында укый алырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading