Туристлар арасында популяр булган илләрнең күпчелегендә россиялеләргә уңай карыйлар. Әмма ватандашларыбыз үзләрен дөрес тотмыйлар, шуңа аларны җаваплылыкка тарту очраклары да шактый. Шулай ук кайбер дәүләтләрдә җинаятьчелек дәрәҗәсе югары булу сәбәпле сак булырга кирәк, дип саный турагент Николай Мельник.
Венесуэлада россиялеләргә карата тискәре мөнәсәбәт турындагы хәбәрләргә карамастан, биредә россиялеләргә карата агрессиянең конкрет билгеләре теркәлмәгән дип ышандыра Мельник. Әмма ул Венесуэлада билгеле бер районга эләксәң, җинаять корбаны булырга мөмкинлеген кисәтте.
"Каракаста яки теләсә кайсы курортта ярамаган районга килеп керсәң, кулыңны, яки аягыңны кисеп алырга, хәтта үтерергә дә мөмкиннәр", — диде ул "Вечерняя Москва" радиосына биргән әңгәмәсендә.
Грузиядә дә хәлләр шәптән түгел. Туристлык агентлыклары Россия туристларын шатланып сәламләсә дә, ил башкаласында Россия Федерациясеннән килгән кешеләргә карата ямьсез сүзләр яңгырарга мөмкин. Мельник фикеренчә, бу Грузиядә яшәүчеләрнең менталитеты белән бәйле, алар туристлардан арыганнар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә россиялеләрне бары тик хокук бозулар өчен генә җәзага тартырга мөмкиннәр, ә гомумән безнең ил халкын яраталар һәм шатланып каршы алалар. Доминиканада имин булмаган районга килеп керсәң, куркыныч җинаятьчел төркемнәрнең корбаны булып куярга мөмкинсең. Ләкин андагы халык игелекле һәм кунакчыл һәм россиялеләргә карата агрессия күрсәтми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар