16+

Кумысниковны искә алачаклар

Студент еллары, бер яктан, үзенең лекцияләре, кабатланмас яшьлек хатирәләре белән истә калса, икенчедән, сиңа аң-белем биргән, бар булмышлары белән гомерлек өлге булып калган остазлары белән кадерле. Әгәр исән булса, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе профессор Халит Кумысниковка да 90 яшь тулган булыр иде.

Халит аганың өлешенә күп җирдә беренче булу бәхете насыйп була. Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура кафедрасының беренче мөдире, Казан телестудия­сенең беренче режиссеры... Театр белгече, Камал театрының тарихын бөртекләп барлап, театр, сәнгать әһелләре хакында искиткеч истәлекләр язып калдырган олпат галим турында, әлбәттә, сагынып сөйләр хатирәләр бихисап. 27 февраль көнне 13.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтына искә алу кичәсенә җыелган шәкертләре, коллегалары, дуслары бу олы шәхес белән бер чорда яшәүләре хакында горурланып сөйләячәк әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading