16+

Кыенсынып торма: сайла бишне

«Бердәм Россия» сәяси ­партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында чираттагы сәяси совет утырышы булды. Көн тәртибендә бердәнбер сорау - «Праймериз нәрсәгә кирәк?»

«Бердәм Россия» сәяси ­партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында чираттагы сәяси совет утырышы булды. Көн тәртибендә бердәнбер сорау - «Праймериз нәрсәгә кирәк?»

Эксперт Олег Зазнаев таныштырганча, праймериз, ягъни рәсми сайлаулардан алданрак сайлау үткәреп карау чарасы АКШта узган гасыр башында барлыкка килгән. «Бердәм Россия» партиясе дә, әлеге үрнәкне кулланып, 22 майда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында сайлау оештыра. Россия Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары Илдар Гыйльметдинов белән Айрат Хәйруллин праймеризны әһәмиятле эш дип бәяләделәр - халык белән очрашасың. «Россия өчен халык фронты» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин депутатлыкка кандидатларның кайберләренең «халыкка әйтерлек сүзләре дә юк» дип тәнкыйтьләде. «АМИ-күчемсез милек» ширкәтенең үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев, «Синтез» ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров «Бердәм Россия» партиясенең демократик партия булуын, праймеризда һәркемгә депутатлыкка кандидат буларак катнашырга мөмкинлек тудырылганлыгын ассызыкладылар. «КлинЭкоКазан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары Родион Ефремов, китапханәче Тимур Тимуршин праймеризның зур сәясәткә өйрәнү мәктәбе булуын әйттеләр.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «серне» чишеп, республикада праймеризга өч миллион сумнан артык акча тотылганлыгын хәбәр итте. Алдан сайлап карауда, рәсми сайлаулардан аермалы буларак, күңелеңә ошаган берничә кандидатка тавыш бирергә рөхсәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading