16+

“Кырлай” кабат ишекләрен ача

"Кырлай" аттракционнар паркы таганнарны сата, эшен туктата дип ишеткән идек. "Күңел ачулар" ЯАҖ идарәчесе, "Кырлай" паркы операторы Марсель Салихҗанов әйтүенчә, аттракционнарын ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң, 12 июньнән парк кабат эшли башлаячак.

- Ремонт эшләренең бер өлеше тәмамлану алдында, калганы җәй урталарында башкарылачак. Барлык объектларда да вак ремонт эшләре башкарылды, ә "шайтан тәгәрмәче" һәм "оча торган тәлинкә" экстремаль таганнар җәй уртасында гына эшли башлаячак", - диде идарәче.

Сүз уңаеннан, быел бәяләр узган елдагыча калачак, ди. Бу сезонда паркны ачуда "Ак Барс банк"ы финанс ярдәм күрсәткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading