16+

Кыш Бабай күпме кунак кабул иткән?

Кыш Бабайның Арча районындагы йортында дүрт мең кеше кунак булган.

Кыш Бабайның Арча районындагы йортында дүрт мең кеше кунак булган.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова сүзләренчә, Кыш Бабайның резиденциясе Татарстан халкында һәм кунакларында зур кызыксыну тудыра. Тылсымчы карт көненә 300ләп туристны кабул итә.

- Кунаклар саны күбрәк тә булырга мөмкин иде, әмма бу бинаның мөмкинлекләренә бәйле, - дип аңлатты Лиана Сәетова.

Яңа елга чаклы килүчеләрнең 70 процентын - балалар, ә 30 процентын олылар тәшкил итсә, 1 гыйнвардан соң саннар урыннары белән алышынган.

- Кыш Бабай йортында инде дүрт мең кеше кунак булып китте. Чагыштыру өчен: былтыр барлыгы биш мең турист килгән иде, - дип сөйләде туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading