16+

Кышын ишегалларын иң яхшы һәм иң начар тотучылар ачыкланды

Казанда ишегалларын кышкы чорда тәртиптә тоту буенча иң яхшы һәм иң начар подрядчы оешмаларны ачыклауга багышланган бәйге тәмамланды.

Казанда ишегалларын кышкы чорда тәртиптә тоту буенча иң яхшы һәм иң начар подрядчы оешмаларны ачыклауга багышланган бәйге тәмамланды.

Ямашев проспекты, 74 адресы буенча урнашкан ишегалды иң чисталардан дип табылды. Адоратский урамы, 38 адресы буенча урнашкан ишегалды - начарлар рәтендә. Кичә аларның торышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.

Кышкы чорда тәртиптә тоту буенча иң яхшы дип табылган Ямашев проспекты буенча урнашкан ишегалды - «Уютный дом» идарә компаниясе карамагында. Биредә яшәүче халык Илсур Метшинга ишегалдын даими чистартып торуларын җиткерде.

Адоратский урамы, 38 адресы буенча урнашкан ишегалдында хәлләр мөшкел. Ул - «Химик-8» торак-төзелеш кооперативы карамагында. Ишегалды территориясе кардан чистартылмаган, тротуар боз белән капланган. Кооператив рәисе Фәрит Морзаевка, Казанның тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәве өчен, ел саен штраф салалар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading