16+

Кыйммәтле сыйфатлы дигән сүз түгел

Быел 8 ноябрьдә Халыкара сыйфат көне билгеләп үтелә. Шулай ук Европа сыйфат атналыгы да оештырыла.

Быел 8 ноябрьдә Халыкара сыйфат көне билгеләп үтелә. Шулай ук Европа сыйфат атналыгы да оештырыла.

Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге кичә сөт ризыкларын дегустацияләү чарасын уздырды.  Тәҗрибәле белгечләр, лаборатория хезмәткәрләре, министрлыктан, төрле ведомстводан вәкилләр сөт һәм майның сыйфатына бәя бирде.

Белгечләр фикеренчә, кеше­нең сәламәтлеге күп очракта ризыкның сыйфатына бәйле. Шуңа да бу мәсьәлә бүген актуаль булып тора. Дегустациягә әзерләнгән вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре халыктан сораштыру да уздырганнар. Сөт ризыкларын нәкъ менә халык соравы буенча тикшерергә алынганнар. Бу аңлашыла да, кеше көндәлек куллана торган ризыгының сыйфаты белән кызыксына. Сораштыру күрсәткәнчә, татарстанлыларның 92 проценты сөт ризыкларын даими сатып ала. Товарны алганда 30 процент респондент – тәменә, 20 проценты – бәясенә, 15 проценты – җитештерүчесенә, 14 проценты экологик яктан чиста, натураль булуына игътибар итәм, 12 проценты танылган товар маркасына өстенлек бирәм, 9 проценты тышкы кыяфәткә игътибар итмим, кайсы очрый, шунысын алам дип җавап биргән.
Кибет киштәләрендә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә  җитештерелгән сөт продукцияләрен дә күпләп тәкъдим итәләр. Дегустациядә дә барлыгы 196 төрле сөт җитештерүче катнашкан. Алар арасында Самара, Чувашия, Саранск, Мордовия, Удмуртия, Беларусь республикасы фермерлары җитештергән сөтләр дә бар. Сөт ризыкларын барысын да Казан сәүдә үзәкләреннән китерткәннәр.
Дәүләт алкоголь инспекция­сенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, сыйфатлы сөткә куела торган төп таләп – составында коры сөт булмау. Әгәр дә сөткә бу матдә кушылган икән, ул эчә торган сөт булып саналмый. Ул бары сөт продукты дип кенә атала ала. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, бу мәсьәләдә җитештерүчеләр барысы да сөтнең кабында дөрес мәгълүмат бирә дип әйтеп булмый. Коры сөт кушкан җитештерүчеләр дә ачыкланган.
Атланмайга килгәндә, моңа кадәр үткәрелгән дегустация­ләрдә дә бу товарның фальсификаторлары бик күп булуы борчый иде. Гадәттә, майның 30 проценты нәкъ менә ялган продукт булуы аркасында брак дип табыла. Бу өлкәдә кисәтү эшләре алып барыла. Сәүдә үзәкләре исә, штрафлардан котылу өчен төрле чаралар күрә. Майның сыйфатын үзләре тикшерә. Моның өчен махсус җайланма – люминоскоплар да булдырганнар. Товарын кибеткә китерүче җитештерүчеләргә карата таләпләр дә катгыйланган.
 Кибеттә литры 29 сум, 77 сум булган сөт тә бар. Лаборатор анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кызганычка, бәя белән сыйфат һәрчак тәңгәл килми. Кыйммәтле сыйфатлы дигән сүз түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading