16+

Көзгә 20 балалар бакчасы ачылачак

Быел Казанда 20 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Яңа бакчалар 3210 баланы урнаштырырга ярдәм итәчәк. Балалар бакчаларын 1 сентябрьгә өлгертергә җыеналар. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, әлеге мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү биналарын төзү өчен 1,864 миллиард сум акча киткән.

Иң күп балалар бакчасы башкаланың Совет районында төзелә икән. Соңгы ике елда Татарстан башкаласында 4560 урынга исәпләнгән 33 яңа балалар бакчасы ачылган. Капиталь төзекләндерү һәм яңа төркемнәр ачылуны да исәпләсәң, барлыгы 5380 урын барлыкка килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading