Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче тапкыр әни булырга җыенуы хакында хәбәрне беренчеләрдән булып “Шәһри Казан” узган якшәмбедә язган иде. Кичә җырчы бу уңайдан ачыклык кертте.
“Кичә бөтен инстаграмнар, газеталар минем турында яңалык белән тулган иде. “Ландыш бәби көтә...” Мин аны шул хәтле таралыр дип уйламаган идем, чөнки әлегә иртә, хәбәр бирергә иртә дип уйладым. Ләкин минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә.
Әйе, без бөтен гаиләбез белән Алла бирсә бәби көтәбез. Иң мөһиме- исән-сау булыйк һәм бәбиебез дә сәламәт булып тусын”, - дип язган җырчы социаль челтәрдә.
Комментарийлар