16+

Җәлилчеләр һаман йөрәктә

Бүген Икенче Бөтендөнья сугышында Берлинның Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен искә алдылар.

Бүген Икенче Бөтендөнья сугышында Берлинның Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен искә алдылар.

1944 елның 25 августында туган илләренә тугры калганнары өчен батырларның бер минутлык ара белән башларын чабалар. Жәлилчеләрне искә алырга республиканың мәртәбәле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, батырларның туганнары, шәһәр халкы җыелган иде. «Моннан 71 ел элек милләтебезнең 11 егетенең гомере өзелә. Җәлилчеләрнең каләм көче фашизмга каршы торырга булыша. Безгә бу батырлыкларны истә тоту, яшь буынга тапшыру мөһим» , - дип белдерде Татарстан республикасы мәдәният министрлыгыннан профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бирү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading