16+

Үлән агулы да була

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе мәгълуматлары буенча, быелның 5 аенда республикада кыргый үләннәр белән агулануның 8 очрагы теркәлгән.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе мәгълуматлары буенча, быелның 5 аенда республикада кыргый үләннәр белән агулануның 8 очрагы теркәлгән.

Агуланучыларның икесе - балалар. Берсе 6 яшьлек, икенчесе тугыз айлык сабый. Күбесе черемица үләне, кастор мае һәм канлы үлән - чистотел белән агуланган. Роспотребнадзор идарәсе халыкны, бигрәк тә ата-аналарны игътибарлы булырга чакыра. Балаларның кыргый үсемлекләр белән агулануы нәкъ менә ата-аналарның игътибары җитеп бетмәү нәтиҗәсендә килеп чыга ди.

Шуңа да:
- табигатьтә балаларны караучысыз калдыру катгый тыела,
- үз белдеклегең белән генә кыргый үләннәр белән дәваланырга ярамый,
- кыргый үләннәрдән эшләнгән дару препаратларын тиешле күләмдә генә кулланырга кирәк
, - дип кисәтә Роспотребнадзор идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading