16+

Ләйлә Фазлыева: «Сез үзегезгә авыр миссия алгансыз»

Җиңел түгел. Син барысыннан алданрак барырга, үрнәк булырга, башкаларга яхшылык кылырга, теләктәшлек белдерергә тиешсең. Бу атнада республиканың балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмалары арасында ел лидеры, ел җитәкчесе бәйгеләренә йомгак ясалды. “Ел лидеры” бәйгесе унҗиденче ел рәттән уздырыла.

Ләйлә Фазлыева: «Сез үзегезгә авыр миссия алгансыз»

Җиңел түгел. Син барысыннан алданрак барырга, үрнәк булырга, башкаларга яхшылык кылырга, теләктәшлек белдерергә тиешсең. Бу атнада республиканың балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмалары арасында ел лидеры, ел җитәкчесе бәйгеләренә йомгак ясалды. “Ел лидеры” бәйгесе унҗиденче ел рәттән уздырыла.

Быел бәйге кысаларында 250 якын катнашучы үз проектларын тәкъдим итеп, төрле турлар аша финалга үткән. Йомгаклау бәйрәмендә 10 яшьтән 30 яшькә кадәр иҗтимагый оешмаларда эшчәнлек алып барган, балалар һәм яшүсмерләр тормышына чын мәгънәсендә яхшы йогынты ясаган егет-кызларны бүләкләделәр. Алай гына да түгел республиканың ел лидерлары Россия күләмендә дә алдынгылыкны бирми. “Без бәхетле, бүген без барыбыз да зур команда булып эшлибез. Һәркайсыбызның төрле максатлар, төрле планнар берләштерә. Шул ук вакытта без үзебезның кылган эш-гамәлләребез белән әйләнә-тирәне үзгәртә алабыз. Моңа өчен мөмкинлекләр чиксез”, – дип сәламләде аларны Татарстанның Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов. Ул шушы залдагы балалар кебек үзенең дә берничә ел элек әлеге дулкынлы мизгелләрне көтеп утырганын белдерде.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева республика җитәкчелеге исеменнән җиңүчеләрне тәбрикләде. “Сез үзегезгә авыр миссия алгансыз. Лидер кеше авыр хәлләрне җиңеп чыгарга  гына түгел, башкаларга да юл күрсәтергә, җаваплы да булырга тиеш. Ул һәрвакыт үз артыннан  ияртә  ала һәм һәрвакыт оптимист була. Тәҗрибә һәм осталык турында да исегездә тотыгыз. Сезне шундый итеп тәрбияләгән  остазларыгызны онытмагыз”, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Республикада эшләгән эшләре, ирешкән уңышлары арасында барыбызга да таныш “Сәләт” һәм “Җиңү волонтерлары” оешмаларыннан җиңүчеләрнең исеме еш яңгырады бәйрәм тантанасында. Аларның күбесе Казан, Әлмәт, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләрендәге балалар һәм яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында эшли.

 

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading