Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме изге Петр һәм Павел көнендә, Петр уразасы тәмамлангач үткәрелә. Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә дә йөри. Чынлыкта да Питрау үтү белән табигатьтә үзгәрешләр сизелә, көн уртасында кошлар сайраудан туктый.
Җөри авылында уздырылучы әлеге бәйрәм биредә 17нче тапкыр үткәрелә. Быел да анда ат чабышы, татар көрәше, "Питрау чибәре"н сайлау бәйгесе, кызыклы тамаша-концерт булуы көтелә.
Комментарийлар