16+

Марат Башаров малай көтә

Танылган актер, тапшырулар алып баручы Марат Башаров Елизавета Шевыркова белән бергә яши башлаган иде. Тиздән Марат белән сөйгәненең уртак сөю җимеше - уллары туачак.

Танылган актер, тапшырулар алып баручы Марат Башаров Елизавета Шевыркова белән бергә яши башлаган иде. Тиздән Марат белән сөйгәненең уртак сөю җимеше - уллары туачак.


Маратның Елизавета Круцко белән никахтан туган 11 яшьлек Амелиясе бар. Булачак әтидән бигрәк энесе туачагын Амелия көтә икән.



Маратның кызы яңа хатыны белән уртак телне тиз тапкан: ул ике гаиләсе белән берьюлы Швейцариядә һәм Төркиядә ял иткәнлеге турында яза starhit.ru.



Марат өендә хуҗабикәсе булуга чиксез шат: "Бездә һәрчак кеше: дуслар килә, элеккеге хатыным бала һәм ире белән килә - гаиләләребез тату. Кызым бер атна миндә, бер атна әнисендә яши. Без башта ук шулай булыр дип карар кылдык," - ди Марат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading