29 октябрьдә Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов эшкуарлар белән очраша.
Бизнес вәкилләре бу чарага 26 октябрьгә кадәр теркәлә ала.
"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 ел азагыннан даими эшләп килә. Шушы вакыт аралыгында 16 очрашу үткәрелгән: эшкуарлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан буенча монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Александр Груничев, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина һ.б. белән аралашып, дистәләгән мәсьәлә уңай хәл ителгән.
Очрашуларны оештыручы Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы министрлыгына фермерларның гына түгел, агросәнәгать һәм азык-төлек өлкәсендәге оешмаларның да сораулары күп җыелган.
- Крестьян-фермерлык хуҗалыкларын, эшкәртә торган компанияләрне, сәүдә челтәрләрен, агросәнәгать комплексының эре предприятиеләрен чакырдык. Максатыбыз - бизнесның сорауларына оператив рәвештә чишелеш табу. Барлык эшкуарларны, үз сорауларын билгеләп, очрашуда катнашырга чакырам, - диде Тимур Нагуманов.
Марат Әхмәтовка сорау бирү өчен, бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки гаризаларны RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 203-44-17
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар