Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Россельхознадзорның Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.
“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.
“Әлбәттә, бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Әмма Белоруссиянең Россиягә үз продукциясен генә кертүенә шик бар”, - дип билгеләп үтте министр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү бездәге бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки илдә сөт җитәрлек.
Татар-информ
Фото: Татар-информ
Комментарийлар