16+

Марий Элда алты автомобиль бәрелешкән: өчесе зыян күргән, бер кеше һәлак булган.

Марий Элның Медведев районында 14 август көнне төнге сәгать бердә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында йөк автомобильләренең берсен йөртүче һәлак булган.

Марий Элның Медведев районында 14 август көнне төнге сәгать бердә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында йөк автомобильләренең берсен йөртүче һәлак булган.

Авария Йошкар-Ола-Яшел Үзән автоюлының 10нчы чакрымында булган. Алты автомобиль: ике автобус, ике йөк машинасы һәм ике җиңел машина бәрелешкән. Өч кеше имгәнгән,шуларның берсе-балигъ булмаган бала.

Марий Эл прокуратурасы мәгълүматлары буенча, йөк автомобилен йөртүче дистанцияне сакламаган, алда торган "Киров — Соль-Илецк" автобусына бәрелгән, шуннан соң чиратлашып «Лада Гранта» һәм «Ауди» автомобильләре, "Казан — Киров" һәм КАМАЗ рейс автобусы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасы йөртүчесе үлгән. Һәлакәт урыныннан өч кеше хастаханәгә озатылган, аларның берсе бала. Автобуслар һәм автомобильләр җитди зыян күргән, аларның кайберләреннән металл өеме генә калган.

Фото: Марий Эл прокуратурасы

Жертвой ДТП стал водитель грузовика – он скончался. Фото: прокуратура Марий Эл

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading