16+

Машинаны дөрес куймаудан чыккан талаш атыш һәм 3 мәет белән тәмамланган

Ут ачучы азактан үз-үзенә кул салган. 

Ут ачучы азактан үз-үзенә кул салган. 


Калининград шәһәренең Үзәк базарында  бер ир-ат ау мылтыгы белән ир белән хатынны атып үтергән. Шулай ук аларның 13 яшьлек улларына да аткан, әмма ул зыян күрмәгән. Ут ачучы азактан үз-үзенә кул салган. 

Шаһитлар сүзләренчә, ике ир арасында бәхәсләр инде күптән, машинаны дөрес куймау нәтиҗәсендә башланган булган. Җинаятьче хат язып калдырган. Ул үч алырга теләве турында әйткән. , дип яза “Интерфакс”. 

Ятим калган үсмер әлегә әбисе белән яшәячәге мәгълүм. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading