Бүген, 19 майда, "Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә, Бөтенроссия декадасы кысаларында, абунәчеләр көне уза.Шул уңайдан республика һәм район басмаларына ташламалы бәяләрдән язылып була.
"Россия почтасы" ФДУП мондый ташламалар тәкъдим итә: федераль басмаларга - 5 процент күләмендә һәм республика белән район басмаларына 10 процент күләмендә; Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларына, I һәм II төркем инвалидларга клиентлардан язылуга заказ кабул итү һәм газета, журналларны китерү хезмәте бәясеннән 20 процент күләмендә. Күзе күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр өчен чыга торган махсус басмаларга 100 процент күләмендә ташлама бирелә.
Ташламалар абунәчеләр көне вакытында гына түгел, ә бөтен язылу кампаниясе барышында дәвам итәчәк. Көндәлек басмаларга 2015 елда кабул ителгән язылу тиражы 2,6 млн нөсхә тәшкил иткән. Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша 6,3 меңнән артык көндәлек басма рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар