16+

Мәчетләрне ачалар?

Мәчетләр 18 марттан бирле ябык.

Мәчетләр 18 марттан бирле ябык.

Бу көннәрдә Мәскәүдә мәчетләр ачылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов сөйләде.

«Мөфти Равил Гайнетдиннән карар көтеп калабыз, төгәл датасы билгеле түгел. Мәскәүдә коронавирус белән чирләүчеләр күп, шуңа да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе статистика буенча беренче урында тора. Иншәаллаһ, якын арада мәчетләребез ачылыр. 24 июньдә Мәскәүдә парад үтәчәк, 14 июньдә җәмәгатьчелек урыннары ачыла», — дип аңлатты ул.

Рушан хәзрәт сүзләренчә, мәчетләр иң беренчеләрдән булып карантинга ябылган булган. «Мәчетләр 18 марттан бирле ябык. Ябылу бик дөрес булды. Аллаһка шөкер, мөселманнар арасында коронавирус белән авыручылар таралмады, чирләүчеләр саны әзәя бара. Минемчә, мәчетләр июньнең беренче көннәрендә булмаса да, якын арада ачылыр», — диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading