16+

"Мәдинә"гә килегез, "Мәдинә"не күрегез

Бу бик үзенчәлекле спектакль. Тамашачының яратып кабул итәчәгенә бер шигем дә юк. Беренчедән, мәхәббәт темасы һәрчак актуаль. Икенчедән, фаҗигале язмышлар, хыянәт, шул ук вакытта саф хисләр турындагы сюжетлар халык күңелен тиз яулап ала. 

Бу бик үзенчәлекле спектакль. Тамашачының яратып кабул итәчәгенә бер шигем дә юк. Беренчедән, мәхәббәт темасы һәрчак актуаль. Икенчедән, фаҗигале язмышлар, хыянәт, шул ук вакытта саф хисләр турындагы сюжетлар халык күңелен тиз яулап ала. 

Мәхәббәт, йөрәктәге хисләр белән акыл көрәше, фаҗигале язмышлар... Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” спектаклен журналистлар өчен күрсәттеләр. Премьера 7-8 һәм 20 апрельдә куелачак.
Спектакльнең бик югары дәрәҗәдә узачагына бернинди дә шигем юк иде, чөнки рольләрне Резеда Сәлахова, Альбина Гашигуллина, Артем Пискунов, Гөлназ Нәүмәтова, Ирек Хафизов, Салават Хәбибуллин башкарды. Көйне Эльмир Низамов язган. Рәссам – Геннадий Скоморохов. 
Драматург һәм режиссер (ул Илгиз Зәйниев үзе) әйтергә теләгән һәр фикер, тамашачының күңеленә үтеп кереп, иң тирәндә яткан хисләрен актарып чыгарды. “Спектакльнең сюжеты бик четерекле. Татар халкы менталитеты өчен бераз үзгә тема. Ләкин Илгиз Газинурович ышандыра белде – мин бу рольгә ризалаштым. Монда һәр кеше үзен табачак, бәлки борчыган сорауларына җавап та алачак”, – диде төп рольдә уйнаган Резедә Сәлахова. 
Әйе, бу бик үзенчәлекле спектакль. Тамашачының яратып кабул итәчәгенә бер шигем дә юк. Беренчедән, мәхәббәт темасы һәрчак актуаль. Икенчедән, фаҗигале язмышлар, хыянәт, шул ук вакытта саф хисләр турындагы сюжетлар халык күңелен тиз яулап ала. 
“Мәдинә” драмасы Илгиз Зәйниевне бөтенләй башка яктан ачты, хәзер без аны шагыйрь буларак та беләбез. Пьеса ак шигырь белән иҗат ителгән. Борынгы грек мифы “Медея”гә нигезләнеп язылса да, анда тормыштан алынган күренешләр дә шактый. Татар театры тарихында мондый сюжетлы спектакльләрнең урын алуы бу сәнгать төренең яңа баскычка күтәрелүе, дияр идем. Тормыш – үзе театр. “Мәдинә” спектакле – бу сүзләрнең дәлиле генә.

Сүз уңаеннан, "Шәһри Казан" газетасы "Мәдинә" спектакленә чакыру билетлары уйната. Вконтактедагы төркемебезгә кушылып, сез дә катнаша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading