«Ямыйсы тишекләр» шактый булса да, ямаулык барысына да җитәр кебек күренми. Әйтик, Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музей биналарын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.
- Безнең карамакта гына да 15 бина. Барысы да тарихи-мәдәни һәйкәл. Шуларның дүртесе генә яхшы торышта, башкаларына ремонт таләп ителә. Фасадларын гына булса да дүрт-биш елга бер булса да ремонтлап торсаң, яхшы булыр иде. Шуларны үзәкләштерелгән юл белән бюджет хисабына эшләп булмыймы? Юкса бүлеп бирелгән акчаның 85 проценты хезмәт хакы түләүгә китә бара, - ди ул.
Курчак театры директоры Роза Яппарованың гастрольләрдә йөргәндә «суточныйларның» нибары 100 сум булуы белән килешәсе килми. Шуны һич югы 500 итеп булмасмы диюе. Балалар бакчаларында да татар теле дәресләре бирүгә нисбәтле рәвештә игътибар итәсе мәсьәләләр барлыгы ачыкланды. Журналистлар исә каләм әҗеренең аз булуына борчыла. Бу мәсьәләне утырышта «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова күтәреп чыкты. Гомумән, әдәби иҗатның әҗере бик түбән булуына, моның шул ук вакытта кемнеңдер кереме булуына, журналистларның да аз хезмәт хакы хисабына яшәвенә тукталды ул.
- Республикада әдәби басмалар шактый һәм аларның эшчәнлеген коммерцияләштерү мөмкин түгел. Берничә ай дәвамында язган хезмәтләрен безгә күтәреп килгән авторлар нибары 2 мең сум күләмендә акча ала, - диде ул. Әмма әлегә Татарстанда иҗат итүче каләм ияләре өчен сөенечле хәбәр ишетелмәде: Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итүенчә, 2017 ел бюджетында әлеге максатларда өстәмә түләүләр каралмаган, бу инде гонорар күләме киләсе елга да үзгәрешсез калачак дигән сүз.
Бу уңайдан комитет җитәкчесе Разил Вәлиев: «Россия Президентының «май указлары» гамәлгә ашырыла, әмма иҗат кешеләренә гонорар түләү мәсьәләсе һаман читтә кала бирә. Бу шундый ук хезмәт хакы. Ул бүләк тә, премия дә түгел», - диде.
Әлеге фикерне Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да дәвам итте.
- Медиа өлкәсен финанслау - бик әһәмиятле. Мин 12 ел Дәүләт Советында эшлим, әмма шул гомер эчендә индексация бер генә тапкыр булды, анысы да аз гына күләмдә. Журналистлар берлеге рәисе буларак, газета-журнал редакцияләре мөхәррирләре миңа бу мәсьәләдә еш мөрәҗәгать итә. Иң аянычлысы шунда, хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, редакцияләрдән квалификацияле кешеләр китә. Төп проблема да менә шунда. Элек безнең язучылар матбугат битләрендә тирәнтен темаларны яктырта иделәр, ә хәзер килмиләр, чөнки өч атна буе язган материаллары өчен аларга 500 сум түлиләр. Бу да дөрес түгел, - диде Римма Ратникова һәм әдәби-нәфис журналларда гына түгел, барлык редакцияләрдәге вазгыятьне анализлап, журналистларның хезмәт хакларын арттыру мөмкинлеген тикшереп карарга киңәш итте.
Шунысы да мәгълүм булды, 2017 елга Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 6761,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 2018 елга бу сумма 7119,4 млн сум, 2019 елда 7083,4 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта да республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 2016 ел бюджеты белән чагыштырганда, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә бүленәчәк акча күләме 31 процентка күбрәк.
Комментарийлар