16+

“Мега”да балаларның йөрәген тикшерәчәкләр

30 май көнне Казанда беренче тапкыр "Йөрәктән йөрәккә" акциясе үтәчәк.

30 май көнне Казанда беренче тапкыр "Йөрәктән йөрәккә" акциясе үтәчәк.

Әлеге чараның төп максаты - үсмерләрдә, балаларда йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын кисәтү. Акцияне 1 июнь халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздыралар. Чара кысаларында сәгать 14.00 дән "Мега" сәүдә үзәгендә балаларның буен, кан басымын, гәүдә авырлыгын үлчәтергә, медицина белгечләре белән киңәшләшергә мөмкин булачак. Шулай ук балалар өчен концерт программасы да әзерләнгән.

Инсульт, инфарктлар олыларда гына очрый торган авырулар булып саналса да, статистика буенча, 100 мең баланың 6 сында инсульт очрый. Белгечләр, соңгы елларда бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары яшүсмерләр, балалар өчен дә актуаль дип белдерә.

2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы буларак игълан ителде. Чөнки әлеге авырулар Россиядә үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Профилактика, кисәтү чараларын алдан күрмичә, авыруның сәбәпләрен ачыкламыйча, халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары турында тулырак сөйләмичә инфаркт, инсультларга каршы тулы көрәш алып барып булмас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading