16+

«Мега»да узган бушлай тикшеренү вакытында 22 кешедә яман шеш ачыкланган

25 июньдә «Мега» сәүдә үзәгендә хатын-кызлар Казанның иң яхшы онкологларында бушлай тикшеренү уза алачак. Скрининг «Казан күкрәк бизе яман шешенә каршы» дип аталган акция кысаларында үткәрелә.

«Мега»да узган бушлай тикшеренү вакытында 22 кешедә яман шеш ачыкланган

25 июньдә «Мега» сәүдә үзәгендә хатын-кызлар Казанның иң яхшы онкологларында бушлай тикшеренү уза алачак. Скрининг «Казан күкрәк бизе яман шешенә каршы» дип аталган акция кысаларында үткәрелә.


Әлеге акцияне оештыручылар белән аралашканнан соң, чараның гадәти генә булмавына тагын бер кат инандым. Хәер, тикшеренү нәтиҗәләре белән танышкач, үзегез дә моңа ышанырсыз.

- Шушы акция вакытында өч ел эчендә 2500 хатын-кыз тикшеренү узды. 2014 елда бер хатын-кызда - күкрәк бизе рагы, унбер кешедә мастопатия һәм бер очракта фиброаденома ачыкланды, - ди оештыручыларның берсе Алсу Кузнецова.

Ә 2015-2016 елгы нәтиҗәләр аеруча тетрәндерде. Тикшеренү вакытында 11 хатын-кызда яман шеш ачыкланган. Шулай ук өч кешедә - мастопатия һәм җиде ханымда фиброаденома барлыгы билгеле булган. Узган ел да 11 хатын-кызда күкрәк бизе рагы табылган.

Күкрәк бизе рагы хатын-кызлардагы барлык онкологик авырулар арасында беренче урында тора. Статистика мәгълүматларына караганда, ел саен Россиядә 50 меңнән артык яңа очрак теркәлә.

- Хатын-кызларның күпчелеге сәламәтлекләренә игътибарсыз. Авыруның соңлап ачыклануы аркасында якыннарын югалткан кешеләр белән аралашканнан соң, «Казан күкрәк бизе яман шешенә каршы» проекты барлыкка килде. Аның максаты - хатын-кызларга профилактика, заманча хирургия мөмкинлекләре турында сөйләү һәм, әлбәттә инде, бушлай тикшеренү узу, - ди оештыручыларның берсе - «Разные дети» хәйрия фондын җитәкләүче Татьяна Яковлева.

Онколог-маммологларда консультация узганнан соң нинди дә булса проблемалар ачыкланса, хатын-кызларга бушлай маммография тикшеренүе һәм УЗИ узар өчен талон да биреләчәк. Дүрт ел элек «Womаn To Womаn» хәйрия фонды башлангычында тормышка ашырылган проектка Казан мэриясе, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, дәүләти һәм шәхси медицина клиникалары да бик теләп ярдәм итә.

Нәрсә: «Казан күкрәк бизе яман шешенә каршы» мәгълүмати проект
Кайда: Казанның «Мега» сәүдә үзәге
Кайчан: 25 июнь көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә
Бәясе: бушлай

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading