Казанның Салмачы бистәсендә метанол белән агуланган кайбер студентларның хәле яхшырган, якын көннәрдә аларны хастаханәдән чыгарырга җыеналар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, Казанның 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бер пациент бик авыр хәлдә, икесенең хәле авыр, әмма тотрыклы. Калганнарының хәле уртача, алар токсикология бүлегендә дәвалана, әлеге пациентларда уңай динамика күзәтелә», — дип искәртте табиб.
Әлегә зыян күргән студентларның берсен дә хастаханәдән чыгармаганнар.
«Динамикасы уңай булган пациентларны якын арада хастаханәдән чыгарырлар, мөгаен», — дип өстәде токсиколог.
Шунысын да искәртик: Казанның 7нче клиник хастаханәсенә бер-бер артлы — җиде, соңрак тагын ике кешене китерделәр. 18-22 яшьлек студентларның туган көн уңаеннан үткәрелгән кичәдә метил спирты эчеп агулануы ачыкланды.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар