16+

Мәгариф системасына – 28 миллион

Россия Хөкүмәте 2015 елда "Безнең яңа мәктәп" программасы кысаларына үткәрелүче чараларны финанслауга субсидия бүлеп биргән. Акчалар Федерациянең 21 субъектына бүленгән, Татарстан исә 28 миллион 127 мең сум күләмендә субсидия алачак.

Россия Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә: "Кабул ителгән карар төбәк-муниципаль мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү, белем бирү белән дәүләт-иҗтимагый идарә итү моделен тарату, шулай ук белем бирү белән дәүләт-иҗтимагый идарә итү буенча педагогик һәм идарәче хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыруга булышачак".

Программа нигезендә мәгариф системасындагы 24 мең хезмәткәрне укыту һәм квалификациясен күтәрү күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading