7 һәм 8 октябрьдә Казанда җәмәгать транспортын йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен махсус рейдлар үткәрелә.
Инспекторлар шулай ук транспорт чараларының техник торышын - автобуслар маршрут буенча хәрәкәт иткәндә дә, автопредприятиеләрдә линиягә чыкканчы ук та - тикшерәчәкләр.
Видео теркәү җайланмасын куллануга аерым игътибар биреләчәк. Әлеге мәҗбүри атрибутның өзлексез эшләү барышын автобус йөртүче тәэмин итәргә тиеш. Пассажирлар ташу эше өчен җаваплы оешмаларда да профилактик эш оештырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр халкыннан бик күп шикаятьләр килгән адресларга тикшерүләр белән барачак, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлекчәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар