Яңа законнар буенча Россиягә килгән чит ил кешеләре вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алу алдыннан рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләреннән имтихан тапшырырга тиеш. Россия буенча 400ләп фәнни үзәктә мигрантлар имтихан тапшыра ала.
Шушы көннәрдә Казан федераль университеты әлеге имтиханнарны үзендә мөстәкыйль үткәрү хокукы алган. Имтихан ике өлештән тора. Беренчесендә чит ил кунакларының рус теленнән белемнәрен сынаячаклар, икенчесендә Россия законнары нигезләре буенча белемне тикшерәчәкләр. Университет базасында барлыкка килгән әлеге яңа системаны гамәлгә ашыру өчен уку йортында экспертиза уздыру һәм тестлар үзәге булдырылган. Биредә чит ил гражданы имтиханга керү өчен документлар тапшыра ала, сынауларны узганнарга махсус сертификатлар да бирелә. Кулында патент булган мигрантның гына Россиядә эшләве законлы дип санала. Әлеге патент бәясе 4900 сум. Яшәүгә рөхсәт алу 5300 сум тора. Имтихан алдыннан теләгән һәр мигрант түләүле әзерлек курслары да уза ала.
Имтихан барышында чит ил кунагының рус телендә аралаша алуына, гади текстларны яза белүенә басым ясалачак. Сынау барган бүлмәләрдә видеога төшерү җайланмалары урнаштырылачак.
- Мигрант Россиягә килгәч тә башта теркәлү үтәргә, аннары тест узып, имтихан нәтиҗәләре, махсус сертификат белән Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш,- ди Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты доценты Елена Хабибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар