16+

Михаил Девятьяров – «Russia Loppet Казан чаңгы марафоны» абсолют чемпионы

4 февраль көнне Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионы базасында Казан чаңгы марафоны узды. Быел марафон республикада инде 50нче тапкыр оештырала. Шул хөрмәттән, стартка 700гә якын спортчы басты. Алар 5, 25, 50 чакрым аралыкны үтте.

Иң кыска дистанцияне халык белән бергә биатлон һәм тау чаңгысы буенча Россия паралимпия уеннары җыелмасы, республиканың министрлыклар вәкилләре дә узды. Финишка беренче булып Айдар Сәгетдинов килеп җитте. Биш чакрымы аралыкны ул 15 минутта үтте.

25-50 чакрым аралыклар иң массалы дистанцияләр булды. Ярышларның төп җиңүчесе итеп Михаил Девятьяров (2 сәгать, 16 минут, 32 секунд) танылды. Көндәше Ольга Рочева аннан азга гына калышып (2сәгать, 21 минут) хатын-кызлар арасында беренчелеккә чыкты. Оештыручылар шулай ук 7-20 урын алучыларны да бүләкләде.

Чараның гомуми бүләк фонды 1 350 000 сумны тәшкил итте.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading