16+

Михаил Мишустин Казанга эш сәфәре белән килде

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Казанга эш сәфәре белән килде. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэропортында аны Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Визит барышында РФ Премьер-министры Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, самолетлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, предприятие хезмәткәрләре белән очрашачак һәм Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашу үткәрәчәк.

Сәфәр чараларында Хөкүмәт Рәисе урынбасары – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ Финанс министры Антон Силуанов катнашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading