16+

Милли шура рәисе сайланды

Кичә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды узды.

Милли шура рәисе сайланды

Кичә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды узды.

Чарага илнең 60 төбәгеннән һәм 25 чит илдән 207 делегат килгән иде. Утырышта делегатлар конгрессның уставына үзгәрешләр кертте һәм Милли шура рәисен, аның урынбасарларын кабат сайлады.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп узганча, узган елны конгресс утырышында устав кабул ителгән булган, әмма Россиянең Юстиция министрлыгы анда төгәлсезлекләр табып, теркәмәгән. Ел дәвамында уставка төзәтмәләр кертеп, аны яңадан редакцияләп чыкканнар. Чираттан тыш утырышта исә яңартылган уставны кабул иттеләр, шул исәптән Милли шура рәисен һәм аның урынбасарларын да сайладылар.

Делегатлар рәис итеп бертавыштан Васил Шәйхразыевны сайлады. Ул, үз чиратында, Милли шура рәисе итеп үзен куюлары өчен рәхмәтен җиткерде.
- Миңа рәис булырга тәкъдим ясаганда, ризалыгымны бирдем. Милләт алдында аның зур вазифа булуын, авыр эш икәнен аңладым. Әмма татар кешесе буларак, аны без эшләмәсәк, кем эшләр соң дигән уй белән ризалаштым. Соңгы бер ел эчендә мин барыгыз белән дә танышып чыктым, кайберләрегез белән берничә тапкыр күрешергә туры килде. Бер-беребез белән аңлашып эшлибез, алга таба да кулга-кул тотынышып, бердәм булып эшләргә язсын. Сезгә таянып, сезнең фикергә колак салып бергәләшеп эшләрбез дип өметләнәм, - диде ул.

Милли шура рәисенең урынбасары булып кабат Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Казахстанның татар һәм башкорт иҗтимагый берләшмәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов, Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов сайланды.

Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Ул үзенең чыгышында, конгрессның эшчәнлегенә бәя биреп, аның елдан-ел эчтәлеклерәк һәм масштаблырак эш алып баруын билгеләп узды.

- Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өстендә эшлик. Бу безнең барыбызның да көндәлек эше булырга тиеш. Чит төбәкләрдә туган телне өйрәнү буенча бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк. 2020 елда бөтенроссия халык санын алу булачак. Без анда бердәм, оешкан халык булып калырбыз дип ышанам, - диде ул.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading