16+

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы көрәш темасын иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләделәр

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы көрәш темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурста катнашучыларны дүрт номинация «Иң яхшы телевизион сюжет (телевизион тапшыру)», «Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)», «Басма матбугатта иң яхшы язма», «Интернет мәгълүмат чараларында иң яхшы материал» буенча бүләкләү каралган иде.

Конкурска милләтара мөнәсәбәтләрне яктырткан 605 эш кабул ителгән булса, экстремизм мәсьәләләре буенча 210 язма кергән.

Жюри әгъзалары конкурска язмаларның күп килүен һәм нәтиҗә ясаганда темаларны яктыртуга иҗади якын килгән эшләрне билгеләп узуларын әйтте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренчә, милли сәясәт мәсьәләләре бүген һәркемгә кагыла. Әлеге темага һәрдаим язып торырга кирәк, диде ул.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X