16+

Миләүшә Айтуганова яңа вазифага билгеләнде

Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор Миләүшә Айтуганова "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры итеп билгеләнде.

Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор Миләүшә Айтуганова "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры итеп билгеләнде.

Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Миләүшә Айтуганова үзе раслап: «Әйе, боерыкка бүген кул куелды", - дигән. Әлегә ул алга таба эш юнәлеше буенча фикер йөртергә иртәрәк дип саный.

2006 елдан бирле "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры булган Владимир Алексеевич Батраковка 2015 елда 60 яшь тулды. Ул хәзер "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директорының беренче урынбасары вазыйфаларын башкара.

Мәгълүмат өчен. "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстанда киноматография үсеше өчен шартлар тудыру максаты белән оештырылган. Ул кино төшерү һәм прокат мәсьәләләре белән шөгыльләнә. «Татаркино»ның структур бүлекчәсе булып «МИР» кинотеатры санала. «Татаркино»ның Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә филиаллары бар.

Миләүшә Айтуганова озак еллар "ТНВ" - "Яңа гасыр"ның телевидениесенең генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкарды, 2016 елда XII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең башкаручы директоры итеп билгеләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading