1 майдан минималь ставка буенча ипотека бүтән булмаячак: Үзәк банк кагыйдәләрне катгыйландыра. Бу яңа төзелгән йортларда торак сатып алуга өлешләп катнашу займнары буенча хәвеф коэффициентларына өстәмәләр арттырылу белән аңлатыла.
Моның беренчел күчемсез милек базарында ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китерәчәге дә, девелоперларга төзелә торган объектларның сатылуын катлауландырачагы да хак.
Хәзерге вакытта яңа төзелгән йортларда ипотекага керү бусагасы шактый түбән, ә халыкка кредит йөкләнеше үсә. Шул рәвешле, куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган ипотеканың өлеше арта, ә бу икътисадта тискәре чагылыш табарга мөмкин. Ихтыяҗның кимүе беренчел торак базарында бәяләр үсешен туктатачак һәм көндәшлекне арттырачак, ди икътисадчылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар