16+

Министр авариядә җәрәхәтләр алган хатын-кызны РКБга үзе китергән

57 яшьлек хатын-кыз күп кенә имгәнүләр алган.

Министр авариядә җәрәхәтләр алган хатын-кызны РКБга үзе китергән

57 яшьлек хатын-кыз күп кенә имгәнүләр алган.

Казан-Оренбург трассасының 37 нче чакрымында транспорт һәлакәте кичә булган. Автобус каршы якка чыга һәм җиңел машина белән бәрелешә. Авариядә Opel маркалы җиңел автомобиль йөртүче хатын-кыз җәрәхәт алган.

57 яшьлек хатын-кыз күп кенә имгәнүләр алган. Транспорт һәлакәте урынында ярдәмгә туктаган икенче бер машина йөртүчесе аны хастаханәгә алып киткән. «Ир зыян күрүчене карады, авариядә башка берәү дә зыян күрмәвенә инангач, ашыгыч ярдәм көтмичә, хатын-кызны үз автомобилендә хастаханәгә алып китте. Ир-ат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйковка бик охшаган иде», - дип сөйләгән шаһитлар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ачыклаганча, юлда ярдәм күрсәткән ир-ат, чыннан да, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков булган. Авария аның күз алдында булган. Автобус министр барган машинаны узып китмәкче булган һәм каршы яктан килә торган машинага бәрелгән.

Марат Садыйков зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә илтә, анда аңа вакытында ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итте агентлык чыганагы.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading