16+

"Минсельхоз" бәйгесе булмаячак. Татарстан чемпионаты кайчан узачак?

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уза торган көрәш бәйгесе быел да булмаячак. Татарстан чемпионатының кайчан узачагы да билгеле.

Билгеле булганча, бу атнада Казанда 2004-2005 елларда туган яшьләр арасында ТР Көрәш федерациясе Кубогына республика беренчелеге узачак. "Диварга - дивар" (Стенка на стенку) принцибы белән уза ул, ягъни командалар арасында. Шундый ук ярыш өлкәннәр арасында да үтәчәк.  22 октябрьдә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак анысы. Казанга килеп теркәлү һәм үлчәнү 21 октябрь. Баш судья - Илшат Шәйдуллин. Көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 кг.га кадәр һәм аннан авыррак үлчәү категорияләрендә бил алышачак. Асылда, элек "минсельхоз" ярышларында булган категорияләр. Ягъни Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы бәйгене Федерация Кубогына дигән ярышлар алмаштырды дип әйтә алабыз. Халык теленә ул, мөгаен, "стенка" дип кереп калыр.

Татарстан чемпионаты исә 17-19 ноябрьдә узачак. Шулай ук "Ак Барс" Көрәш сараенда. Ярышларның баш судьясы - Фәрит Шәйхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading