16+

Минтимер Шәймиев – Болгарда

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәре вакытында "Борынгы Болгар җирләрендә Татарстан балалары" дип исемләнгән фестиваль марафонында катнашты. Шулай ук Болгар тыюлыгындагы объектларда бара торган төзелеш эшләре белән дә танышты.

Идел буенда Елга вокзалыннан алып Кызыл Пулатка кадәр территория төзекләндерелә. Анда урнашкан бина борынгы мунча булган, эчке як стеналары кызыл төстә булганга Кызыл Пулат дип атаганнар аны. Идел буенда да үзенә күрә бер ачык һавадагы музей оештырырга уйлыйлар, Болгарның танылган шәхесләренә багышланган тарихи тематик свер ясарга да җыеналар. Шулай ук Болгарда салына башлаган кунакханә комплексын да караган җитәкчеләр. Монда Ак Пулат үрнәгендә мунчалары булган зур комплекс- заманча кунакханә булачак.Әлеге кунакханә Болгарда ел ярымнан ачылыр дип ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading