16+

“Мишәр” ансамбле Чувашстан, Татарстан әләмнәрен Эльбруста җилфердәтте

«Мишәр» ансамбле, Чувашстанның атказанган рәссамы Вагиз Камалетдинов, Татарстан «Яңа Гасыр» телеканалы журналистлары, 31 кеше автобус белән Урмайдан Кабардино-Балкар республикасының «Эльбрус» курорт үзәгендә Балкар халкының Яңарыш көннәре фестивалендә катнашып кайттылар.

Соңрак Чечен Республикасының башкаласы Грозный шәһәрендә һәм Шелковской районы станица Гребеновскаяда яшәүче милләттәшләребез янында булдылар. Биредә «Мишәр» ансамбле зур концерт программасын тәкъдим итте. Бөтендөнья татар Когрессы татар телендә 200 китап бүләк итте. Чувашстан милли-мәдәни мөхтәрияте татар халкының милли бүләкләрен тапшырды.

Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов тәкъдиме, булышлыгы белән, Рәмис Аминубай улы Хайртдинов булышлыгы белән Чувашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте һәм «Мишәр» ансамбле әлеге иҗади сәяхәт белән Чувашстан, Татарстан, Кабардино-Балкария, Чечен Республикаларында яшәүче төрки халыкларны дуслаштырырга, бер-берсенә кан-кардәш булырга нигез ясап калдырды. 6-8 июньдә үзебезнең республикада үтүче «Урмай-Зәлидә» фестивалендә әлеге республика артистларын күрәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading