16+

Мәктәбеңә ярдәм ит!

Татарстанда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе башланды.

Татарстанда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе башланды.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне үзләренә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүгә үз өлешен керткән мәктәпләренә даими булышып торырга өнди. 2013 елда республика Президенты тәкъдиме белән беренче тапкыр «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе узды. Былтыр да иганәчеләр ярдәме белән күп кенә белем йортлары төзекләндерелде. Быел әлеге традиция дәвам итә. Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте уку йортларының матди-техник базасын яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарды. 2011 елда башланып киткән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы да күп мәктәпләрне яңартырга мөмкинлек бирде. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүленә.

Саннарда: Былтыр «Мәктәбеңә ярдәм ит!» республика акциясендә 2 меңнән артык меценат катнашкан. Алар ярдәме белән 38 муниципаль берәмлектәге 458 белем учагы яңа сулыш алган. 31 481348 сумга спонсорлык ярдәме күрсәтелгән. Гомуми җәлеп ителгән акчалар күләме 135 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Иң актив иганәчеләр Татарстан Хөкүмәтенең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading