16+

Мәктәп эчендә урман һавасы юк

Казан мэры Илсур Метшин кичә Вахитов районы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең «Молодая гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере шартлары белән танышты.

Мәктәп эчендә урман һавасы юк

Казан мэры Илсур Метшин кичә Вахитов районы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең «Молодая гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере шартлары белән танышты.

Биредә алдагы өч сменада 242 бала ял иткән инде. Дүртенче сменага янә 220 малай белән кыз килә. Лагерь капкасыннан ерак та түгел баскетбол-волейбол мәйданчыгы урнашкан. Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова таныштырганча, әлеге мәйданчык Татарстан республикасының муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында җиңеп алынган 2 миллион сум сертификат ярдәмендә төзелгән.
– Яшь спортчылар мәйданчыкны бик ошаттылар, рәхәтләнеп, күнегүләр үткәрәләр, – диде Вахитов районы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Ибәтуллин.
Мәйданчыктагы кызлар, күнегүләреннән туктап, шәһәр башлыгын уратып алды.
– Лагерь әйбәт, тик шулай да әти-әниләребезне сагындык, – дип, балаларча самимилек белән аваз салдылар.

– Иң мөһиме – саф һава һәм күнегүләр, – дип юатты аларны мэр Илсур Метшин.
Резина белән тышланган бетоннан ясалган тагын бер мәйданчык – баскетбол өчен. Монысы «Татспиртпром» җәмгыяте бүләге.
Җитәкчеләр юлына футболчы малайлар белән аларның тренеры Анатолий Мастров очрады. Яшь спортчылар күнегүләрне лагерьдан читтәге яссылыкта үткәрә икән. Чөнки лагерьның эчке территориясендә махсус футбол кыры юк. Мэр Илсур Метшин үзенең дә үсмер чакта футбол һәм хоккей белән шөгыльләнгәнлеген, спорт лагеренда бер палаткада 20 кеше яшәгәнлекләрен искә төшерде. «Молодая гвардия» лагеренда яшь спортчылар җиде агач корпуста яши, бүлмәләр берничә кешегә исәпләнгән.
– Без ял иткән еллардан яхшырак, билгеле. Ләкин бөтен сезон лагерьларында нинди мөмкинлекләр тудырып булуы ягыннан караганда, бу әле стандартлардан шактый түбән, – дип бәяләде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы лагерь ашханәсе һәм медицина пункты хезмәткәрләренә балаларның сәламәтлеген уяу саклаганнары өчен рәхмәт әйтте.
– «Молодая гвардия» лагереның абруе бар. Биредә тагын да уңайлырак шартлар тудырырга тырышырбыз, – диде мэр Илсур Метшин, лагерь хезмәткәрләре белән саубуллашканда.

Физкультура һәм спорт комитетының спорт юнәлешле ике лагеренда быел 2026 бала ял итә. Казанда муниципаль карамактагы 14 һәм предприятиеләрнең 10 җәйге сәламәтләндерү лагеренда барлыгы 29 871 бала булачак. Ата-аналар юлламаның 30 процентын гына түли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading