Башкалабызның Имәнлек урамы 51 а йортында урнашкан 16нчы татар-инглиз гимназиясендәге 318 нче сайлау участогы үзенен эшен нәкъ сәгать сигездә башлап җибәрде.
Ишектән беренче булып ак шәлле бер апа керде. Ул үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң, янына барып, аның белән таныштым. Быел ноябрь аенда җитмеш яшен тутыручы Разия апа Галиеванең сөйләр сүзләре күп булып чыкты.
- Мондый көнне ничек йоклап ятасың ди инде, барыбызның да киләчәге хәл ителә бит, иртәнге намаздан соң йоклый алмадым. 94 яшьлек әнием дә "бар, кызым" дип фатихасын биреп, дога укып калды. Аннары безнең заман кешеләре артта калырга өйрәнмәгән бит ул. Гомерем буе төзелештә шкатур-маляр булып эшләдем. Казанда без төзегән йортлар бик күп. Хезмәтебез белән үзебезгә һәйкәл куйдык. Унсигез яшьтән беренче мәхәббәтемә кияүгә чыгып, бәхетле гомер иттем, өч бала үстердек, өч оныгыбыз бар. Миңа хәзер әллә ниләр кирәкми инде, пенсиям җитә, тормышыбыз әйбәт, оныкларымның киләчәген кайгыртып килдем сайлауга. Бармыйм дигән уй башымада кереп карамады, бу көнне бик дулкынланып көттем.
Шулай ук беренчеләрдән булып килгән Гөлназ Мөхәммәтханова эшкә барганчы үз тавышын бирергә уйлаган. Беренче килүчеләр истәлекле бүләкләр дә алды.
Өлкән яшьтәге Әбелгаян һәм Миңлемәрьям Фәрраховлар фатирына сайлау коммссиясе әгъзалары күчмә әрҗә күтәреп үзләре килделәр.
Ишекне: "Күптән көтәбез инде сезне"- дип, кызлары Хасинә ачты. Аның әйтүенчә,тыл һәм хезмәт ветераннары бу көнгә алдан укәзерләнеп торганнар. Партияләрнең, кандидатларның программаларын өйрәнгәннәр. Шуңа аларга сайлавы җинел булды. "Эх, яшь чагым булса, аякларым йөрсә,беренче булып йөгөрер идем сайлауга. Бәйрәм бит ул," - диде Миңлемәрьям апа .
82 яшьлек Накыя апа Хафизова да гомеремдә бергенә сайлауны да калдырганым юк ди. Монысына да килгән.
Сайлау участогы урнашкан гимназиянең ишеге ябылып тормый: кемнәрдер балаларын, оныкларын җитәкләп килә. Көндезге сагать уникегә әлеге участокта 594 сайлаучы үз тавышын бирде, бу барлык сайлаучыларның 20% тын тәшкил итә. Бу сайлаучыларның активлыгын һәм аларның киләчәккә өмет белән карауларын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар