16+

Монополиягә каршы хезмәт идарәсе мультфильмнар сериясе чыгарды (ВИДЕО)

Ни өчен кайбер рекламачылар үзләренең көндәшләрен уздырмакчы? Кайсы реклама кулланучыны ялгыш юлга кертергә мөмкин?

Ни өчен кайбер рекламачылар үзләренең көндәшләрен уздырмакчы? Кайсы реклама кулланучыны ялгыш юлга кертергә мөмкин?

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе эшчәнлеге турындагы яңа мультипликацион роликлар серияләрен караган кеше әлеге һәм башка бик күп кызыклы сорауларга җавап таба ала. 15 секундлык роликлар киң аудиториягә генә түгел, мәктәп яшендәгеләргә дә аңлаешлы. Кыска булсалар да, һәр видеопродуктның үз идеясе һәм мәгънәсе бар.
Яңа роликларны иң беренче булып республика районнарының урта мәктәпләрендә укучылар күрде. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе вәкилләре, файдалы, кызыклы видеоматериалга таянып, балалар өчен ачык дәресләр үткәрә.

Бүгенге көндә намуссыз реклама, сүз беркетү, монополия турындагы роликлар җирле телеканалларда күрсәтелә. Аның аудиодагы версиясен «Болгар радиосы»нда да ишетергә мөмкин. Моннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең Youtubтагы рәсми каналыннан теләсә кайсы вакытта яңа мультикларны гына түгел, алдагы серияләрен дә карый аласыз.

Исегезгә төшерәбез: Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе махсус анимацион роликларны 2013 елда чыгара башлады. Аның максаты - монополиягә каршы законнарны бозу очраклары турында халыкка кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading