16+

Моргенштерн өйләнгән. Диләрә Зиннәтуллинага

Туй мәҗлесен Ксения Собчак алып барган.

Туй мәҗлесен Ксения Собчак алып барган.

Кичә, 31 августта, популяр рэпер Моргенштернның (Алишер Вәлиев) никахы булган. Ул сөйгәне Диләрә Зиннәтуллинага өйләнгән.
Бу вакыйганы яшьләр 90нчы еллар стилендә үткәргән. Конкурслар үтеп, кәләшне сатып алу, ЗАГСта теркәлү. Кияү белән кәләш лимузинда түгел, ә “Деу Нексиа”да йөргән. Моргенштернның кәләше дә  кулына да чәчәкләр түгел, “чупа-чупс” кәнфитләреннән ясалган гөлләмә тоткан. Кияү дә үзенең образына хас бизәнгечләрне салган һәм киң чалбарлы (үзенә хәтта зур кебек) соры төстәге костюм һәм күзлек кигән. Тантананы Ксения Собчак алып барган. Кунаклар күңелен Россия эстрадасының билгеле артистлары күргән.

“Өмет”

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading