16+

Мөселман эшмәкәрләре берләшә

Кичә Казанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды.

Кичә Казанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды.

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең вице-президенты һәм Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов әйтүенчә, Ассоциациянең максаты - мөселман бизнесменнары консолидациясе, бизнес-проектларны этәрү, инвестицияләр җәлеп итү, хакимиятнең барлык органнары белән дә хезмәттәшлектә булу. Моннан тыш, Татарстан бүлегендә бизнес нигезләренә өйрәтү ниятләнә. Бүгенгә Татарстан вәкиллеге 150 әгъзадан тора, анда физик һәм юридик затлар да бар. Ассоциация Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә тора. Бу оешма Россия эшмәкәрләренә, беренче чиратта, берләшү, бөтен ил буенча үз бизнесларын күрсәтү һәм сөйләү мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан вәкиллеге республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында үз бүлекләрен ачарга ниятли.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading