16+

Мөселман яшьләре җыела

22-29 июль көннәрендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Чарага Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 18-35 яшьлек мөселманнар җыелачак. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форумга чит илдә яшәүче егет-кызларны махсус чакырмаганнар. Алар үзләре белеп алып, гариза юллаган.

22-29 июль көннәрендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Чарага Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 18-35 яшьлек мөселманнар җыелачак. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форумга чит илдә яшәүче егет-кызларны махсус чакырмаганнар. Алар үзләре белеп алып, гариза юллаган.

– Индонезиядән дүрт кыз, Казахстаннан ике егет һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән шулай ук ике егет киләчәк. Алар безнең форумның эш барышы белән кызыксынганнар, гарәп егетләре андый чараны үзләрендә дә үткәрергә тели икән. Алар өчен бу бер тәҗрибә булачак. Казахстан егетләрен безнең мөгаллим-остазларыбызда укыйсы килгән. Аларны бигрәк тә гакыйдә фәне кызыксындыра. Килергә теләүчеләр күп, урыннар санаулы, шуңа да сайлау турлары уздырдык, – дип сөйләде Айгөл Биктимерова журналистларга.  
2015 елдан бирле уза торган форум быел алтынчы тапкыр үтәчәк, ике ел рәттән форумны кыш көне дә уздырганнар.

– Анысында катнашучылар күп булмый, 40-45 кеше генә килә. Аның юнәлеше дә таррак була. Җәй көне исә зур масштабта, эчтәлеклерәк итеп оештырабыз. 150-200 кеше палаткаларда яшәячәк. Алар, белем эстәүдән кала, спорт белән дә шөгыльләнәчәкләр, тренинглар, мастер-класслар оештырабыз. Быел яшьләребез уктан атарга дә өйрәнәчәкләр, Бездә футбол буенча дөнья чемпионаты гөрләп узды. Шул уңайдан форумда спортка да игътибар зур булачак, – ди Айгөл.

Белем бирүгә килгәндә, мөселман яшьләренә дәресләрне Болгар ислам академиясе мөгаллимнәре дә бирәчәк. Быелгы форум белем бирүгә юнәлтеләчәк.
Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, ислам дине халкыбызның формалашуында һәм үсешендә төп роль уйнаган.

– Әби-бабайларыбыз аны безгә тапшырды, безнең бурыч та – мирас булып калган динне саклау, аны киләсе буынга тапшыру. Шуның өчен дә диния нәзарәте әлеге уңайдан төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Мөселман яшьләре форумын да шул максаттан үткәрәбез. Ислам динен тотучы яшьләр җыелышып, танышып, дуслашып-аралашып яшәсеннәр иде. Тагын бер максатыбыз – ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирү, хәзерге аңлаешсыз вазгыятьтә, сәяси уеннар барганда, яшьләрне тискәре фиркаләрдән, дөрес булмаган агымнарга керүдән саклау. Интернет заманында яшибез, нинди генә чит фикерләр таралмый. Яшьләребезне алардан сакларга кирәк, – дип сөйләде Илфар хәзрәт.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X