16+

Мөселманнар өчен махсус тариф әзерләнә: ул хәдис, аятләр турында смс җибәреп торачак һәм намазга уятачак

«Таттелеком» җәмгыяте мөселманнар өчен махсус тариф әзерли, дип хәбәр итә «Татар-информ». Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мобиль тарифның үзенчәлекләре уйланыла.

«Таттелеком» җәмгыяте мөселманнар өчен махсус тариф әзерли, дип хәбәр итә «Татар-информ». Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мобиль тарифның үзенчәлекләре уйланыла.

- Мәсәлән, һәр көннең үз хәдисе, аяте турында смс килергә мөмкин. Дини бәйрәмнәр уңаеннан смс-хәбәр килеп ирешсә дә, мөселманнарга артык булмас. «Намазга уят» дигән опция булачак, ягъни намазга торганчы, телефон шалтырап торачак. Тарифта тагын нәрсә булачагын әлегә уйлыйбыз, - дигән мөфти.

«Таттелеком» җәмгыятенең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов әйтүенчә, республиканың мөселман җәмәгатьчелеге өчен әзерләнүче тариф июнь аенда гамәлгә кертелергә тиеш.
- Анда дини бәйрәмнәр турында мәгълүмат биреләчәк. Бушлай мобиль интернет күләме дә шактый булачак. Тарифның бәясе «Таттелеком»ның мобиль элемтә буенча базардагы бәяләреннән арзанрак булачак, - дип сөйләгән ул.
Якын арада, сынау режимында, «Ислам ТВ» каналы да эшли башлаячак. «Летай» пакеты булган кешеләрдә ул автомат рәвештә пәйда булачак. Телеканалның кайбер тапшырулары инде әзер. Лобачевский урамындагы бинада студия әзерләнә.
- «Ислам ТВ» каналының билгеле бер аудиториясе булачак. Барлык мөселманнар үзләрендә бу пакетны булдырыр дип уйлыйм. Биредә дини тапшырулар, татарчага тәрҗемә ителгән дини фильмнар карап булачак, - дип белдергән Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading