16+

Мәскәүдә хостелда чыккан янгында 8 кеше янып үлгән

28 июль көнне кич белән Мәскәүнең Алма-Ата урамында урнашкан тулай торакта янгын чыга. Гадәттән тыш хәл аркасында сигез кеше һәлак булган.

28 июль көнне кич белән Мәскәүнең Алма-Ата урамында урнашкан тулай торакта янгын чыга. Гадәттән тыш хәл аркасында сигез кеше һәлак булган.

Янгын чыгуы турында мәгълүмат оператив хезмәтләргә Мәскәү вакыты белән төнге 23:47тә керә. 100 квадрат метр мәйданда чыккан янгын Алма-Ата урамындагы 7 нче йорттагы тулай торакта, хостел урнашкан беренче катта чыга.
Ашыгыч хезмәтләр хәбәр итүләренчә, сигез кеше һәлак булган. Соңрак бу мәгълүматны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да раслады.
Барлык һәлак булучылар да мигрантлар, хәзерге вакытта аларның шәхесләре билгеләнә. Бер кеше коткарылган, 200 эвакуацияләнгән.
Янгын 00:47 сәгатьтә сүндерелгән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, хостелны 2019 елның маенда ачканнар. "Мосгаз" АҖ матбугат хезмәтендә әлеге бина газлаштырылмаган, дип аныклаганнар.
Хостелдагы янгынның сәбәбе-электр челтәрләре төзексез булуы.
Янгын аркасында кешеләр үлү факты буенча Россия Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексы 238 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча («саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү») җинаять эше кузгаткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading